Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Котеп узган гомер 8 страница

Читайте также:
  1. A) жүректіктік ісінулерде 1 страница
  2. A) жүректіктік ісінулерде 2 страница
  3. A) жүректіктік ісінулерде 3 страница
  4. A) жүректіктік ісінулерде 4 страница
  5. A) жүректіктік ісінулерде 5 страница
  6. A) жүректіктік ісінулерде 6 страница
  7. A) жүректіктік ісінулерде 7 страница

Фатыйма җавап бирмәде, әнисенә күтәрелеп тә карамады.

II >а гыйманың чынлап та кичтән биле авырта башлады, кичен әнисе тагын кереп чыкты. Саттар агай да кереп бераз басып торды да бер сүз эндәшмәде, чыгып китте. Соңгы айларда ул никтер керә, нидер уйланып тора-тора да борылып чыгып китә. Никтер бер дә элекке кебек кычкырынмый, тузынмый. Фатыйма, хәтта әллә берәй нәрсә сизәме, дип тә уйлап куя. Фатыйманың биле генә түгел, эч асты да кисә башлады. Ул селкенергә дә куркып, бер почмакта утырды, абзар тышында бераз аяк тавышлары басылганны көтеп алды да, авырту җибәргән арада, яшереп кенә саклаган чиста чиләккә су кайнатырга куйды. Миченә тырыша-тырыша утын тутырды, абзар эчен ни генә булганда да ныграк җылытырга кирәк. Барлы-юклы чүпрәкләрен әзерләде, беркөнне тагын бер капчык юып киптереп куйды. Фатыйма ни биленә, ни эченә чыдый алмый башлады, Акбүрене тышка чыгарып, ишекне ябарга кирәк, дип, аны да чыгарып җибәрде. Ишекне эчтән тартып бәйләде, үзе шыбыр тиргә батты. Ничек кенә булмасын, сәндерәсенә менеп җайлап ятты. Тулгак кайткан саен, кычкырасы килгәндә иреннәрен чәйнәде. Әбисе әнисенә, көчән-көчәнмә, дип әйтеп тора торган иде дә, каян белергә соң кайчан көчәнергә кирәк икәнне? Фатыйманың әнисе җиңел таба балаларны. Фатыйма әллә ике сәгатьләп сәндерәдә авыртуга түзәргә тырышып тәгәрәде, кычкырудан куркып, фуфайка җиңнәрен чәйнәде, чәчләре манма су булды, ярдәм итәр кеше юк иде шул янда. Бер нәрсә көч бирә - мәхәббәт җимешен әнисенә үтерергә бирмәячәк. Тышта Акбүре ник буранга чыгарып җибәрүне аңламыйча, ишекне тырмап елады. Кинәт Фатыйманың бөтен җирен кисеп җибәргәндәй булды. Авырту шундый көчле булды, ул хәтта кычкырып та җибәрде, бала бар көченә тышка, яңа дөньяга омтылды, Фатыйма үрелеп, кулын гына куеп өлгерде. Бер юл алган бала калган юлын бик җиңел дәвам итте. Фатыйма хәлсезләнеп башын артка ташлады, күзеннән әллә шатлык, әллә хәсрәт яшьләре бәреп чыкты, аның белән бергә бала да зәгыйфь кенә елау тавышы белән дөньяга килүен белдерде. Фатыйма әзерләгән җебе белән баланың кендеген бәйләп кисте, янында әзерләп куйган чиләк белән җылы суда баланың канлы тәнен чайкатып төшерде, яңа җылы карыннан чыккан бала калтыранып елады. Әбисе һәрвакыт, сау-сәламәт туган бала кычкырып туа, бала елап үсә, ди. Фатыйма баланы үзе әзерләгән, кайчаңдыр әтисе китергән ак чолгау сөлгесенә төреп, кысып биләде, тик баланың малай түгел, кыз икәнен күргәч, аптырап калды.

Яр i ы караңгы сарайда туган баланы әллә ни күреп тә бу имый. Фатыйма елый-елый баланы күкрәгенә кысты.

Бәбкәм, кайлардатуасыңны белсәң, мәңге бу мәрхәмәтсез доньяга килмәс идең. Ниләр бирим соң, нәни кошчыгым? < >i иең булса янымда, сөенер, күтәреп алыр иде, үзеңне хан кызларыдай итеп үстерер иде, нишлим, нәни кошчыгым?

Фатыйма баласын кай җиренә тыгып җылытырга белмәде. Килмәк изүләрен ачып, баланы күкрәгенә терәде, әле сөт ннпеп тә өлгермәгән күкрәкне уймак чаклы гына авызы белән бала ялап-ялап кабарга маташты. Фатыйманың күз ИШьләре баланың битенә тамгач, бала сискәнеп куйды. Н укрөктә сөт булмаса да, җылынып, борынын төртеп йоклап ки п е. Фатыйма баласын кочаклап күпме утыргандыр, кинәт унмын киткәндәй булды, тиз-тиз канлы бала урыннарын жмештырды, булган киемнәрен киде, баласын ак биләү •стеннән киндер капчыкка урады да фуфайка астына п.п ып, караңгы кышкы урамга чыкты. Кар бураны өереп- •срсп таулар өя, Фатыйманы урамда көтеп утырган Акбүре соенечтән өстенә сикерә-сикерә шыңшыды.

- Әйдә, Акбүре, алга, - диде, үзе ишек төбендәге таякны мюк гереп алды.

Фатыйма урамга чыккач кына үзенең әле хәлсез икәнлеген.in |вды, җитмәсә, җил аяктан егардай итеп котырына, тәннең бар җиренә салкын кереп тула. Фатыйма баласын күкрәгенә кысып, көрт ера-ера алга атлады, көрт бураны барлык Н>лларны сырган. Туктап-туктап тирә-ягына каранды, кар- | >\ раннан башка берни күренмәде. Чамалап Инзир елгасына гаоа юл алды, бөтен курыкканы - арттан бүреләр генә I ашлана күрмәсеннәр. Акбүре дә туктап-туктап, борынын күгәреп иснәнеп тора. Ничек тә елга аръягына чыгып мм ылырга кирәк. Елга юлына борылгач, җил дә борылды, у мкне өзеп, әллә ни җирләргә үтеп керде. Җитмәсә, юлны урыны-урыны белән билдән кар өйгән. Карны бата-чума ерып барды, Акбүре азрак кына күздән югалса, коты алынып чакыра башлады. Куркудан башына берсеннән-берсе куркынычрак уйлар килде. Аның саен адымын кызулатты, о 11Ө өшеде, әллә тирләде, битеннән әллә кар эреп акты, әллә * s ркудан тир бәреп чыкты. Фатыйма Инзирне кисеп чыгып, oil пэр шәүләсе күренә башлагач кына бик аруын тойды, бар кичен җыеп, таныш Йортка атлады. Вакытның күпме икәнен

1.1 чамалый алмады, авыл йоклый, бер генә йортта да ут юк. Фатыйма таныттт йортның капка төбенә килеп, хәле бетеп сөялде, бераз хәл алгач, акрын гына йортка кереп, тирә- ягына каранды. Аннан мунча ягына үтте. Теге вакыт шунда каз оясы күргән иде, мунча ишеген үзенә тартты, капшана- капшана чөйдә эленеп торган каз оясын салдырды да тагын капшана башлады. Стена буенда эленеп торган ниндидер кием кебек нәрсә кулына эләкте, баланы шунда төреп каз оясына салды, бала җылы куеннан чыгуга, салкыннан куркыпмы, елап җибәрде. Фатыйманың йөрәге өзелгәндәй булды, баласын кире кулына алып, тыны белән җылыта башлады: «Балам-балакаем, кичер безне, кем уйлаган болай булыр дип, без гаепле синең алдыңда». Фатыйма кычкырып елаудан көчкә тыелды, авызын учы белән каплап тавышсыз гына буыла-буыла елады, кысылып елаудан йөрәге әрнеде. Кабат баланың ирененә күкрәген китерде, ничек кенә төреп җылытырга тырышмасын, ягылмаган мунча да, тыштагы җил дә баланы өшетә иде. Фатыйма баланың битенә ирене белән кагылды. Бала авызын ачып кабат ими эзләде, әле сөт төшеп өлгермәгән иде. «Кызганыч, күкрәк сөтемне дә биреп өлгермәдем, балам, син моны миңа беркайчан кичермәссең. Тик, балам, бу кешеләр сиңа мин бирә алмаганны бирерләр». Фатыйма баласын күкрәгенә йомшак кына итеп кысып сөйде дә каз оясына салып, урамга алып чыкты, тиз генә болдырга йөгертеп алып барып куйды, каты итеп ишекне какты. Үзе Акбүрене эләктереп, урам капкасы артына чыгып посты.

— Кем бар анда? - дигән тавыш ишетелде, искән җилгә кушылып, бала да елап җибәрде.

Фатыйма Ходайга ялварды. «Чыгыгыз тизрәк, алыгызчы нарасыемны, катып үлә бит». Ахрысы, җил, дип уйлап, кире кереп китте, ә карлы җил өермәсе болдыр өстендә шайтан туе ясап, бөтерелде дә бөтерелде. Фатыйма, кире кереп, баланы алмакчы булып алга омтылуы булды, чолан ишеге ачылып китте дә каз оясын китереп бәрде, каз оясы болдырдан тәгәрәп, бала белән бергә аска очты. Фатыйма капка ярыгына ябышып күзәтте, бала бәләкәй песи баласы тавышы чыгарып елады. Ишектән чыккан Барый абзый бермәлгә ишек төбендә катып карап торды, аннан акрын гына тупсадан төшеп, җирдә яткан төргәкнЬ иелеп карады. Аннан тагын тирә-ягына каранып, алды, капкага эз белән килә башлады. Фатыйманың йөрәге туктагандай булды, беттем, дип битен каплады. Бала тагын ачы итеп кычкырып елап җибәрде, Барый абзый кире борылып, җирдә яткан төргәкне күтәреп алды да кычкырып җибәрде.,

Лй Аллам, бала бит бу, кайсы кансызы ташлап киткән?

дип сөйләнә-сөйләнә, баланы күтәреп кире өенә кереп китте.

Ой эчендә ут кабынды. Арлы-бирле йөргән шәүләләр күренгәч, Фатыйма иркен сулап тын алды, аркасы белән камкадан җиргә шуып төште, бүресен кочаклап эче бу шаганчы елады. Аңа кушылып җил-бураны да әллә улады,.• па елады. Яшь кызның гөнаһлы адымнарын бик тиз себереп каплады, аның әрнешеп елаган тавышын кешеләр ишетмәсен иш аннан ныграк улады, кар бөртекләре сибеп, битен юды. Фатыйманың эчендә бушлык урнашты, кире юлга борылгач, ир гына кире борылып карамады, кире караса, түзә алмый м I ре кереп алырмын, дип курыкты. Кире кайтканда курку да, ишү дә сизмәде. Берәрсе каршы очраса, акылдан язган икән дияр иде. Изүләре ычкынган, шәле төшкән, җил котырып чочләрен тузгыта. Бер җире авыртмады да, өшемәде дә, | ик йөрәге генә әрнеде, ачытып-ачытып әрнеде. Фатыйма (и I ген йөрәге белән рәнҗеде аны аңларга теләмәгән әнисенә, Михман белән аерган мәрхәмәтсез дөньясына. Фатыйма билдән кар ерып барды да барды, тирә-ягында улаган бүре I анышын да ишетмәде, курку да тоймады. Фатыйма абзарлар Кырына кайтып җиткәндә, эшкә килүчеләр дә күренде, ахрысы, таң ата, яңа көн туа. Көчкә аякларын өстерәп, <I >атыйма абзарлар кырына кайтып җитте. Мич ягып утырган Хосибә апа ишектә чәче-башы тузган кызын күреп, куркып горып басты, көчкә ишек яңагына сөялеп торган Фатыйма Гел исерек кешегә охшаган иде.

Фатыйма, ни булды? - диде каршысына килеп.

Фатыйма әнисенә мәңге күралмас зәһәр күзләр белән карады, тик бер сүз дә әйтмәде. Каны качып агарган иреннәрен генә каты итеп тешләде, соң иде нәрсә дә булса ми гергә. Аңладымы икән тугыз бала тапкан Хәсибә апа бүген баш баласын мәңгегә югалтканын, кызының беркайчан ди кичермәсен? Мәхәббәтнең ни икәнен белмәгән, бала Гмбуны Ходай кушкан гади бер эшкә санаган Хәсибә апа кызының да, үзенең дә язмышын кайсы якка хәл иткәнен үче дә аңламый иде бугай. Үзенең кара надан акылы белән, кигылдык, дип җиңел сулады. Фатыйма көчкә берсүзсез сондерәгә менеп егылды да күзләрен йомды, җеп өзәрлек Тб хәле юк иде. Хәсибә апа үзенчә аңлады:

Ярый, бала була ул, борчылма, берсе үлсә, икенчесе Гуа, кеше генә белмәсен, әйбәтләп күмдеңме? Бүрең

сөйрәп йөрмәсен тагын, Алла сакласын. Кая, итекләреңне сал, киптерергә куярга кирәк, - дип, итекләрен тартып салдырды.

Итек эченнән оеш-оеш канлы кар кисәкләре коелды, Фатыйманың кигән оеклары да гел кан гына иде. Фатыйма ничек егылды, шул килеш селкенмәде дә, каты йокыга талды. Фатыйманы кичке якта чанага салып, өйгә алып кайтып киттеләр. Атна буе әбисе оныгының гомере өчен көрәште, тик әнисе барыбер табиб чакыртмады. Әбисе кычыткан кайнатып авызына койды, канын туктаткач, тән кызуын төшерә алмый җәфаланды. Ут эчендә яткан Фатыйма өчен үзе үләргә дә әзер иде.

- Ах, бәбкәм, ник үземә генә әйтмәдең? Килен, белгәч, ник ярдәм итмәдең? - дип, яшьсез күзләре белән елады. Хәсибә апаның карашы үзгәрмәде.

- Әйттем мин аңа, мендәр генә капларбыз, беркем дә белмәс, чирли калсаң, үземә әйт дидем. Эндәшмәде бит, кая илтеп күмгәндер, шунда йөреп салкын тидергән инде.

-Ай Аллам, ничек телең әйләнде, килен, песи баласымыни ул сиңа, кеше бит ул. Тәмуг утларында янасыңны никләр уйламадың? Ходаем, кемнәр белсен кемнеке икәнен, ел да диярлек бала табасың, үзем таптым дияр идең.

- Ике айдан үземнеке туарга тора, анысын кемгә яздырыр идем?

- Ничек, тагынмы? - диде кайнанасы аптырашка калып.

- Нәрсәсенә аптырайсың, кайнәм, мин ир хатыны, - диде Хәсибә килене бирешмәскә тырышып.

- Әй, килен, оныттыңмыни, үзең дә Фатыйманы килен булып төшеп, өч ай торуга тапканыңны? Кеше дигәнең үз гөнаһын тиз оныта шул, кәҗә тәкәсе дип көлгән Садрыйга үзең ябышып чыктың бит, әле хәзер дә шуннан ел да бала табып ятасың.

Каенанасы белән Хәсибә түти беренче тапкыр гына эләгешмиләр, тик каенанасының килененә болай ук каты бәрелгәне юк иде әле. Хәсибә түти бирешә торганнардан түгел, шулай да тәнкыйть кәнфит түгел, чыгып китте. Ни исерек, ни айнык йөргән Садрый абзый кайтып керде, исерек булса да, ул да кызы өчен борчыла, ни кылырга белми йөри.

- Инәй, нишлик, Фатыймамны ничек коткарыйк соң? - дип, сәке кырына килеп утырды, үзе тонык күзләре белән кызының сузылып яткан озын гәүдәсен күздән кичерде.

1>ар, олы сарыкны суй, бик тиз эш итегез, тиресен җылы ки леш алып керегез.

1>у вакытта, кыш үтеп барганда, мал суючы юк инде. К ызганыч булса да, олы сарыкны суярга кирәк, баланы карап юрып үтереп булмас. Әбисе Фатыйманы билдән югары чишендерде. Күкрәкләренә сөт төшеп, кып-кызыл булып Шешкән, үзе ут эчендә яна. Сарык тиресен алып керү белән,.киюе җылы тирене Фатыйманың өстенә булдыра алган чаклы урап салды.

Салкынны үзенә тартып алыр, баламны бирмәм I азраилга.

Фатыйма көннекә шул тире астында әллә йоклый, әллә Иссез, селкенми дә ята бирде. Өй эчендәгеләр тын гына ни дә булса үзгәргәнне көттеләр, яңа суйган сарык итен ашадылар Ди бер почмакка өелешеп, йокларга яттылар. Фатыйманың болай ятуына да алтынчы көн китте, әбисе карт инде, ул да йончыды, ничә көн инде - күзен дә йомганы юк. Әҗәл килсә, ялгыш аның яраткан оныгын алып китә күрмәсен, кирәксә, мгнә аны алсын, ашарын ашаган, яшәрен яшәгән. Әбисе бар белгән догаларын укыды. Таң алдында Фатыйманың маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Әбисенең дә Иорогенә җылы йөгерде, арып, оныгы янына башын төртте. Терелер, Алла теләсә, терелер.

Фатыйма күзләрен ачканда әле таң атмаган, өй эче караңгы. Бик озак караңгы түшәмгә карап ятты, үткәнне нсеиә төшерергә тырышты. Ни булды соң аңа? Кулларын һ \ II атып карады, өстендәге җылы нәрсәне сыпырып карады.)ч I ән кеше тәне кебек, әйтерсең, кемдер юеш тәне белән аңа ябышып яткан. Аптырап, кулын чыгарып тыштан сыйпап Карады, бөдрә калын җонга кулы кагылгач, йөрәге җу итте, бу пи бу дип, селкенергә дә куркып ятты. Таңга чаклы ул Ми дә булса исенә төшерергә тырышты. Кайчаннан, күпме и I а, ни булды соң аңа? Фатыйманың башы әйләнде, уйлары Чуалды, бөтен нәрсә ботка булып буталды. Тагын әллә йокыга китте, әллә аңын җуйды, әллә нинди караңгылыкка гошеп югалды. Әллә төш, әллә өн - әбисе ап-ак киемнән •илә кая җыенган. Фатыйма әбисенә ияргән иде дә, әбисе пнл кул гына болгады, иярмә, кал, дип туктатты. Фатыйма, исмдер елаганга куркып, кабат уянды, күзен ачты да тагын бир нәрсә әйләнде. Фатыйма күзләре белән генә кемнедер иләде, өй тулы кеше кебек тоелды, әнисенең елаган тавышы ишетелде.

- И-и-и, кайнәм, синнән башка бу балалар белән нишләрмен инде, бигрәкләр вакытсыз китеп бардың бит.

Фатыйма аңларга, селкенергә тырышты, тик тәне каткан. Авыртуга ыңгырашып куйды, шунда кемдер:

- Апа уянды, - дип кычкырды. Шундук аның өстенә барысы берьюлы өелделәр, кемдер шунда әйтеп куйды:

- Кара инде, Фатыйманы алырга килгән әҗәл Ак инәйне алып киткән бит. Ярый инде карт кешене алган, әл дә Фатыйманы алып китмәгән. Теге Акбүресе көн дә ишек төбенә килә дә улай да утыра, Фатыйма башына улай икән дип, курыккан идек. Куып та карайбыз, китми ишек төбеннән, ашамай да, ябыгып бетте.

Фатыйма аңларга, фани дөньяга кайтырга тырышты - ни булды соң? Кечкенә өйнең сәкесендә ике җан сузылып ята. Берсе аңына килеп, бу дөньяга яңа туган бала кебек карап ята. Ябык ап-ак чыраенда күмер кебек кара күзләр әлегә берни аңламыйлар, ә икенчесе инде аңлап туйган бу дөньяны, озын, катлаулы тормыш юлын атлый-атлый арып, озын ялга яткан. Аның йөзендә үткән тормышка зары күренми. Ахрысы, оныгын үлем кочагыннан тартып алуына иманы камил, шуңадыр, Ак инәйнең йөзендә канәгатьлек һәм тынычлык.

Фатыйма тагын берничә көн как сәкедә аунады, авыз ачып, беркемгә сүз катмады. Акрынлап үткәннәрен исенә төшерде, үткәне, киләчәге авыр һәм караңгы иде. Аны аңлардай бердәнбер карт әбисе дә ташлап китте. Хәзер аны аңлардай, ярдәм кулы сузардай беркем юк. Баласын исенә төшереп, күкрәкләре сызлады. Фатыйма йокысыз төннәр үткәрде. Төнлә аны чакырып, Акбүресе улады. Аның өй эчендә икәнен сизеп торды бугай, тәбәнәк өйнең тәрәзәсеннән менеп, күрергә тырышты. Кышкы карның шыгыр-шыгыр килгәне ишетелеп торды. Хәсибә апа иренә әйтте:

- Илтеп олактырмадың шуны. Алып чык та ат, килешкән эш түгел җиткән кызга бүре ияртеп йөрү. Янына беркемне җибәрми бит, өйгә керергә этешә. Алла сакласын, керә калса, өстенә ятар да беркемне якын җибәрмәс, үзе торып йөри башлаганчы илтеп атыгыз. t

- Тимә баланың сакчысына, сиңа ни зыяны тигән соң әле аның? - дип әтисе каршы төште. - Акбүре булганда мин аның өчен тыныч, җыен йолкыш йөрмәс янында.

- Син үзең йолкыш, шул бер бүре көе көйләп йөрисең.

Әйттем - бетте, тимә бүрегә, - дип әтисе кырт кисте.

(повесть)

Хәсибә мыгырдана-мыгырдана арты белән борылды. Фатыйма боларны тыңлап ятты. Ни галәмәт, бу әнисе кемне дә булса үтерергә генә тора. Баласыз калдырды, инде Акбүрегә дә көн юк. Фатыйма Акбүресен бу көннәрдә уй ламады да. Аңсыз кеше кебек түшәмгә карап тик ятты. (еңлесе шулпа, корт белән сары май эчереп, килеп-китеп йөрде. Тамагына берни бармаса да, көчләп эчте, үзе бик нык ябыкты. Фатыйма бик озак уйланып ятты, өй эче каты йокыга талгач, торып киенде дә тышка чыкты. Ишектән чыгуга, Акбүресе аякларына ята-ята елады, өстенә сикереп, bn гләрен ялады. Аңа кушылып Фатыйма да елап җибәрде, пи ы да көтүче бар бит, бәлки кызы да көтәдер. Баласы исенә гошкәч, бөтенләй бөгелеп төште, Акбүренең муеныннан к ысып кочаклады да тавыш-тынсыз гына буыла-буыла елады. Лкбүре, юатырга теләгәндәй, аның тозлы күз яшьләрен ялады. Фатыйма ашыкмый гына кабат үз оясына, бозаулар абзарына таба юл алды. Фатыйма бик нык үзгәрде, шәүлә генә булып йөрде, күтәрелеп карамады, сүзгә катышмады. (ыср савучылар янына сөткә кергәндә, хатыннар кызып- кызып нәрсә турындадыр сөйләшәләр иде. Алар арасында имисе дә бар. Фатыйма Айбикә инәйнең исемен ишеткәч, сагаеп калды, чыгып китәргә ашыкмады. Авылның бөтен яңалыгын беренче белеп, аннан чат саен саескан кебек каркылдап, чәчеп йөри торган, кушаматы да саескан Сәгыйдә иик белдекле булып хәбәр сөйли, бөтенесе авызларын ачып, шуны тыңлыйлар.

Барый карт силсәүиткә килгән, Айбикә инәгез картайганда кыз бала тапты, шуны теркәтергә килдем, дип ой гә, ди. Каян килеп гомер бала тапмаган, алтмыштан узган Айбикә инәй бала табып ятсын, ди инде, кеше ышанмасны. Монда ниндидер сер бар. Бер кисәк товарым бар иде, кичә шуны алдым да киттем, барып, чынмы икән үз күзем белән күрим әле дип. Барый абзый капкага аркылы төште, «Айбикәнең вакыты юк, бүтән беркемгә бернәрсә дә I екми», - дип, кертмәде. Менә, билләһи, аларга ул баланы кемдер ташлап киткән. Барыбер белермен әле. Кыз бала, ли, Рушания дип яздырган, ди, Барый карт. Барый карт җитмештә, Айбикәсе дә аны куып килә. Мәрәкә инде, бала таптык дип, авыз күтәреп мактанып йөриләр, кеше ышанмасны, кеше көлдереп.

Фатыйманың әнисе үрелеп, кеше башы аркылы усал гына итеп кызына карап торды. Ике караш бергә очрашкач, яшен уйнады. Фатыйма инәсеннән мәңге кичермәс карашын яшермәде. Ул яралы усал җанварны хәтерләтте. Фатыйма көянтә-чиләген алды да чыгып китте. Хатыннар һаман сүз боткасын куерта бирделәр. Фатыйма ишекне япканда, «кырын эш кырык елдан соң да тишеп чыга», дигән сүзләр ишетелде. Рушания, аның Рушаниясы. Фатыйманың үлепләр баласын барып күрәсе килде, йөрәге ярсыды. Бала исенә төштеме, күкрәкләренә чәнчеп-чәнчеп кайнар булып сөт төшә. «Ашыйсың килә, балам, сизеп торам. Ниләр имезәләр микән, кошчыгым, Рушаниям?» Рушания - дөньяда иң матур исемне биргәннәр аның нарасыена. Фатыйманың бугазына төер килеп тыгылды, чәнчүгә түзә алмый, куллары белән күкрәкләрен кысты, учларына күлмәк аркылы үтеп чыккан җылы сөт буялды. «Ах, балам, бер генә булса да, туйганчы имезергә иде үзеңне». Күздән яшь, күкрәктән сөт акты. Фатыйма мич артына ышыкланып утырды да күкрәкләренә төшкән сөтне сауды. Ярык иске касәсенә бер тамчы сөт, бер тамчы күз яше тамды. Рушанияның өлешен бозаулар эчте. Фатыйма ишекне эчтән бикләп куйды,"әнисе ишекне күпме тартып кычкырмасын, ачмады, аның белән башка сөйләшер сүзе юк. Ике арада аңлашылмас упкын зурайганнан-зурайды. Фатыйма үз эченә бикләнде, янып сүнгән кара утын кисәвен хәтерләтте. Фермада кичке эш бетеп, аяк тавышлары басылгач, Фатыйма тирә-ягына каранып, Инзиргә таба юл тотты. Аның өчен дөньяда бер генә изге урын канды - ул да булса, Барый абзыйлар йорты. Фатыйма йортка якын килергә куркыбрак, тәрәзәне ерактан гына күзәтте, өйдә якты булып ут яна. Барый абзыйларның йорты авыл очында әллә беренче, әллә соңгысы булып утыра. Әле бу якта өйләр дә әллә ни күп түгел, ал арның күршесе бүре Якуплар моннан берничә ел элек кенә йорт салып чыктылар. Аның хатыны Латыйфа Фатыйманың ерак кына туган тиешле апасы, алар бөтен кешедән аерылып яшиләр. Аларның ничек яшәгәннәрен берәү дә белми, кура-тирәләре бик ныклы, коймалары да биек. Якуп үзе дә кеше белән аралашмый, Латыйфаны да беркая да чыгармый, диләр. Колхозга да әллә ни җигелми, аудан, Урал тауларыннан кайтып керми. Колхозда эшләмәсә дә, өйнең тышыннан караганда, бар кешедән дә яхшырак яши иде бугай. Фатыйма акрын гына Барый абзыйларның арт бакчасына таба атлады, аяк астында кар шыгырдады. Фатыйма бөтен җаны белән тәрәзәгә тартылды. Үзен тыя алмады, койма аркылы сикереп төште, аның артыннан Лкбүре дә сикереп керде. Фатыйма аяк очына гына баса- (>аса, тәрәзә төбенә килде. Айбикә инәйнең тәрәзә пәрдәләре I ишерелгән, шулай да аста калган ярыктан аз булса да өй эче күренә. Фатыйма, тәрәзә рамына ябышып, өй эчен күзәтә башлады. Эчтә Айбикә инәй олы таста бала коендыра. 1>лрый абзый ак чүпрәкне мич җылысында тотып тора, икесе елмая-елмая нидер сөйләшәләр. Айбикә инәй баланы юындырып алуга, Барый абзый баланың өстенә җылы чүпрәк канлады, алар аны корытып, яңа чүпрәкләргә төрделәр, мич алдындагы җылы шешәдән сөт эчерә башладылар. Фатыйма шунда тагын күкрәгеннән сөт ага башлавын тоеп, күкрәкләрен куллары белән кысып тотты. Фатыйма, өйдә \ I сүнеп, хуҗалар йокларга ятканчы тын да алмыйча, бозлы ипи нигездә тезләнеп торды. Авырту да, өшү дә тоймады, I ик йөрәк әрнүе дә җибәрмәде. Олы хәсрәтен эченә йотып, башын аска иеп, кире кайту юлына чыкты. Элеккеге кебек, күккә карап, ай белән сөйләшә-сөйләшә чабасы килмәде, Инзир киң, аны аркылы чыкканчы, күпме күз яшьләре коела. Яшь башына төшкән хәсрәте иңнәрне баса.


Дата добавления: 2015-11-26; просмотров: 86 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.013 сек.)