Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Котеп узган гомер 4 страница

Читайте также:
  1. A) жүректіктік ісінулерде 1 страница
  2. A) жүректіктік ісінулерде 2 страница
  3. A) жүректіктік ісінулерде 3 страница
  4. A) жүректіктік ісінулерде 4 страница
  5. A) жүректіктік ісінулерде 5 страница
  6. A) жүректіктік ісінулерде 6 страница
  7. A) жүректіктік ісінулерде 7 страница

Чана кузгалганда, Михман борчулы караш белән аны озатып калды. Шәфкать туташы гына урынында булмады, Фатыйманы кире өйләренә китереп куйдылар, аның үзенең дә тизрәк өйгә, әбисе янына кайтасы килде, ул мондый яраларны оста дәвалый. Әбисе оныгының ярасын күргәч, куркып-сискәнеп китте, тик шулай да югалып калмады, тиз генә бөтен почмаклардан үрмәкүч пәрәвезен җыеп алды да Фатыйманың кансырап торган ярасына салып, аягын кысып бәйләп куйды.

- Ярага иң яхшысы, балам, үрмәкүч пәрәвезе, шуңа күрә өйгә кергән үрмәкүчне беркайчан да үтерергә ярамый. Бусы нинди матур кулъяулыгы? - диде тез астындагы ак яулыкны сүтеп алып. - Ай-яй, бигрәкләр дә матур, бәбкәм!

- Дәү әни, берүк аны бәйләмә, каны бетмәс, кире бирергә кирәк булыр.

- Ах бу дөнья, яра бәйләргә дә чүпрәк булмасын инде. Кайсы мәрхәмәтле бәндәсе шундый матур яулыкны жәлләмичә, яраңны бәйләгән?

Фатыйманың бөтен дөньяга «Михман» дип кычкырасы килде, ул серле генә елмаеп куйды. Карт әбисе кулъяулыкны Фатыймага сузды.

- Кызым, яулыкның хуҗасы да пөхтә, чибәрдер, ир-атта мондый кулъяулык күргәнем юк иде әле, азагы хәерле булсын. Сиңа да кулъяулык чигәргә вакыт, үз гомереңдә бер генә кешегә бирелә торган кулъяулык. Көн дә Ходайдан бәхет сорыйм сиңа, бәбкәм, синең кебек сабыр җанга килми, кемгә килсен. Килер, Алла бирса, килер, килергә тиеш! Сабырлык төбе сары алтын, бәбкәм. Сабырлык кирәк, сабырлык, - дип, әбисе оныгы тирәли өтәләнде. Өй эче тулы эреле-ваклы бала-чаганы тыярга тырышты. Бәләкәйләре апасы янына үрмәләде, олылары апаларын жәлләп, тирә-якка өелделәр. Юкка-барга тарткалашып сугыштылар, елаштылар. Әбиләре һич тә балаларны тыя алмады, аның бөтен курыкканы яраткан оныгының ярасына гына кагыла күрмәсеннәр. Ике чиләк эчәге өстерәп, әнисе белән сеңлесе кайтып керделәр, сеңлесенә 16 яшь, каны кайнап тора торган чагы.

- Апа, апа, теге солдат әнигә синең яраңны бәйләргә дип тар марля бирде. Апа, ул шундый чибәр, шундый баһадир, кызлар бөтенесе аны сиңа гашыйк диләр. Әни, теге марляны бир, апаның аягын бәйлик.

- Мә, күп урама, балага имезәк салырга җайлы, - дип, әнисе кесәсеннән бинт чыгарып бирде. - Нигъмәтулланы әйтәм, карт үгезен жәлләп, елап утырган була, кадалып китсен карт үгезе, баламны сөзеп үтерә язды. Әле дә теге солдат булды, вәт ир-егет дисәң дә була, үгез чаклы үгезне егып салсын әле, ә безнекеләр... - диде сузып. - Кәҗә тәкәләре, кәртә башына хатыннардан да алда менеп кунакладылар. Ирең булса, шундый булсын иде дә бит. - Әнисе сөйләнә-сөйләнә эчәгеләрне эш итте. - Карт үгез үз эшен эшләгән, яшәрен яшәгән, Нигъмәтулла карт белән бер яшьтә.

- Шулай, картлыкны берәү дә яратмый шул, - дип куйды карт әби, - хәтта мин дә яратмыйм. Шуңа әйтәләр бит: озак яшәмә, бәхетле яшә, диләр. Менә миннән ни файда, утырам шунда артык тамак булып.

- Куй, кайнәм, синең ашавың инде. Әле дә син бар, нишләр идем бу бер көтү балалар белән. Әле бөтен өй синең өстә, балаларга да күз-колак. Мин эштән соң җеп эрләп, бәйләм бәйләп утыра алыр идемме? Синең исән булуыңа без шат кына. Син, кайнәм, үзеңне күпсенмә, тынгылык та юк бу балалардан; теләп алган да түгел, Ходай биргән, туа торалар бит, нишлим соң, кайнәм.

Өйдә балалар да тынып калдылар, бөтенесе шым гына әбиләренә текәлделәр. Әбисе, әллә килененең күңелгә ятышлы сүзләрен беренче кат ишеткәнгә, күңеле нечкәреп китте, яулык очы белән яшьсез күзләрен сөртеп алды. Чынлап та, әбисе көннекә эрли, бәйли - җиткерә алмый, балалар бер әйберне алмаш-тилмәш кияләр.

Ишектә Саттар агай күренде, аның белән бергә энесе Гаптерәй икесе үгез башын сөйрәп килеп керделәр. Үгезнең башы күренүгә, Фатыйма стена буена сеңә төште, куркуы һаман бетмәгән икән, хәтта йөрәге дөпелдәп тибәргә тотынды. Киселгән үгез башы пыялаланган күзләре белән Фатыймага карап ята иде, Фатыйма тыны бетеп, тирләп чыкты, үзен көчкә кулга алып, куркуын сиздермәскә тырышты. Бөтенесенең игътибары олы үгез башында булганга, ак кардай агарган Фатыйманың йөзенә беркем дә игътибар да итмәде. Дәү әнисе генә бик тиз зиһенен җыеп, Фатыймага борылып карады да өстендәге алъяпкычын салып, үгез башына ыргытты. Эшне Саттар агай да аңлап алды булса кирәк.

- Хәлеңне белеп чыгыйм диеп кердем, бүген эшкә бара алмассың инде. Хәсибә, балалар белән берәй җаен табып, бозауларын эчереп кайтырсыз инде. Син, Фатыйма, бер-ике көн ятып тор, ярый әле исән калдың, сөякләрең сынмады, ә ит үсәр ул, борчылма.

Кичке савымга китәр вакыт та җитте. Эшкә яраклылар фермага эшкә киттеләр. Әбисе олы казанны куеп, мичкә ягып җибәрде, казан тутырып, эчәгедән бишбармак пешереп, балаларның тамаклары туйганчы ашатырга булды. Кичен фермадан кайтучыларга әбисе мичтә көлчә дә пешереп алды, өйгә таралган тәмле аш исенә балаларның авыз суы килеп, әниләре кайтуны көчкә көтеп алдылар. Эшчеләр кайткач, әнисе сәке уртасына олы табак белән кайнанасы әзерләгән бишбармакны китереп утыртты. Бу йортта күптәннән инде туйганчы кайнар итле аш ашаганнары юк иде. Бүген хәтта әтисе дә, әллә аш исе сизеп, вакытында кайтып утырды.

- Тәмлесен тәмле дә, катырак булган, - дип мыгырданды.

- Йомшак ит ашыйсың килсә, утын кайтар, йортта утын беткән.

Фатыйма белән әбисе сүзсез генә табынны күзәттеләр: балалар ябырылып карт үгезнең эчәгесе белән тартыштылар, кем чәйнәде, кем шул килеш тә йотып җибәрде. Тамакларын туйдырып, кикерә-кикерә теш арасын каезладылар. Үкереп, җир тырмап торган карт үгезнең гомер юлы менә шулай тәмамланды. Кеше җиңде. Әнисе әйткәндәй, кәҗә тәкәсе зурлыгы ни исерек, ни айнык әтиләре гаилә башлыгымын дип утыра, хатыннар тапканны ашап. Фатыйманың көндез әллә куркуы көчле булды, әллә каты бәрелүдән бик каты башы авыртты, тамагына аш бармады, алар ашаганны карап та күңеле болганды. Әбисе мескен бая уй бер эчәге башы алган иде, һаман шуны суыра. Фатыйма сәке тирәли тезелгән энеләре-ееңелләренең, «кайчан эләгә әле тагын мондый кайнар ризык», дип, чәйнәр-чәйнәмәс майлы эчәгене тутырганнарын карап ятты да, башына килгән хисләрдән сселе-суыклы булып китте. Ул үзен һәм туганнарын бүреләр өеме белән чагыштырды: без дә шул бүреләрдән ким түгел, алардан берни калмаган кебек, бездән дә берни калмый. Кемнең кемгә көче җитә - шуны ашый, менә әле чүпрәк астыннан карап яткан үгез башы да алар гаиләсе өчен зур байлык, тик аңардан да иртәгә берни дә калмаячак. 1>ашына килгән уйлардан аңа тагын да кыен булып китте, бүреләр турында уйлагач, Акбүресе исенә төште.

Әни, Акбүрегә сөт бирдеңме, кайда калды?

- Әни аны урамга чыгарып атты, -диде ун яшьлек энесе. Әнисе кашык белән маңгаена шак итте.

Бүре генә үрчетеп ятасы калган, көчек туйдырганчы, балаларымны туйдырам. Син юк белән башыңны катырма, бүген көчек, иртәгә олы бүре булыр, ул чакта бозауларың да калмас, - диде, олы бер кисәк кырык картаны кабып. Фатыйма эндәшмәде, әнисе белән сүз көрәштерү урынсыз. Әбисе белән бер-берсенә карашып алдылар. Әбисе кичке ашка пешергән көлчәсен яртышар-яртышар гына бүлеп өләшеп чыкты, Фатыйманың өлешен төреп, кесәсенә тыкты. Фатыйманың ни уйлаганын әбисе сүзсез дә бик яхшы аңлады.

Әйдә, бәбкәм, тышка чыгып керик, йөри аласыңмы?

Тышка чыккач, икесе дә иркен итеп сулыш алдылар, кечкенә өйдә тыгыз һәм тымырсу, ә тышта салкын, күктә йолдызлар җем-җем итә. Фатыйма өс киемнәрен рәтләде.

Мин бозауларым янына китим инде, Акбүрене дә табасы бар. Бүген салкын, ягып тормасаң, бозаулар өшерләр. Аннан, ул үгез башы белән бер өйдә кунасым килми.

Әбисе каршы килмәде, аңлый ул оныгының хәлен, рәхәт I үгел шул как сәкедә янбаш сөякләрен тишеп яту. Бер таяк габып китерде.

Менә, бәбкәм, шуңа таянып бар, аягыңа көч төшерергә тырышма, яраң ачылып, канап интектерер.

Фатыйманың ярасы бик сызлап торса да, барырга кирәк, аның эшен беркем дә эшләмәс. Йөрәгеннән ниндидер җылы дулкын тибрәлеп үтте, бармаса, ничек аны күрер соң ул? Барырга кирәк, кич булмаса, иртән барыбер барырга кирәк, дип, караңгы урам буйлап титаклады. Иртәгәсе көнгә ниндидер өметләр баглап, бөтен авыртуларны җиңеп, үзен алга атларга мәҗбүр итте. Иптәшкә себертмә буран иярде, йолдызлар күз кысып, көч биреп торды. Авыл белән ферма арасы якын ара түгел, бигрәк тә бу хәлдә. Саулыгың бер байлык дип, белми әйтмәгәннәр шул, башыңа тарымаса, сүзләрнең мәгънәсе бер тиен; үз башыннан кичергән кеше генә әйтә алган бу сүзләрне. Фатыйма туктый-туктый атлады, абзарларның тирә-ягы караңгы һәм шомлы, кайдадыр шунда Акбүресе булырга тиеш.

«Акбүре, Акбүре» дип, акрын гына чакырды, якында гына көчек елаган тавыш ишетелде, аннан каяндыр атылып килеп чыкты. Икесенең дә сөенүләре! Әбисе җибәргән күчтәнәчләрне бүлешеп ашадылар. Икәү кочаклашып йокыга талдылар. Эх, йомшак та соң Михман җаные ясап биргән сәндерәсе, хуш исле печәне! Киезе дә булса, ул бөтенләй бай кыз булыр иде дә бит, юк шул, өйдәгеләр ябынып йоклыйлар. Ярый, монда болай да рәхәт, монда аңа уйланырга, хисләнеп хыялланырга берәү дә комачауламый. Бүгенге вакыйгаларны кабат-кабат күз алдыннан үткәрде, күпме вакыйга булды - чак кына үлемнән калды, ә шулай да ниндидер бәхет хисләре кичерде, күзен йомса да, күзен ачса да, тик ул гына торды күз алдында. Сызлаган яралары басыла Михманның йөзен күзалдына китерү белән. Ул аны бүген үлемнән коткарган, кулында күтәреп йөрткән; эх, иссез калып, берни белмәде, берни күрмәде, бары сеңлесе сөйләгән буенча гына күзаллый. Бу авылда аның өчен җан бирергә әзер торучы, аны күтәреп йөртерлек егет бармы соң? Юк, андыйларны белми, ә Михман ташланган, коткарган бит. Курку белмәс кара бөркет, Уралныкы да булмасын ди, әмма ул барыбер бөркет, егет асылы. Шундый бөркет сине саклаганда берни куркыныч түгел, бәхет дигәннәре шул булса, бүгенге көнне ул бик тә бәхетле иде. Ә иртәгәсе турында уйлыйсы да килмәде, бүгенгесе генә мөһим, ник әллә ниләр уйлап шушы татлы төшнең ямен җибәрергә...

Фатыйма иртән бер өйрәнгән вакытта уянды, аның белән бергә Акбүресе дә торып утырды, нык итеп авызын ачып иснәде дә калтыранып куйды, абзар эче суынып киткән шул. Фатыйма бик тиз генә торып басмакчы иде дә, аягын көчкә селкетте, балтыры юан гына булып шешкән иде. Кая барасың инде кырык-илле бозавың акырып торганда. Чыгып утын әзерләргә, суын ташырга, бозауларга сөт китерергә - кырыкмаса кырык эш, кая бармак кирәк. Чатанлый- чатанлый барып, ишекнең терәвен сүтте. Тышта караңгы, шулай да әз-мәз эшкә килүчеләр дә күренә башлады. Күп гә тормый, энесе белән сеңлесе дә килеп җиттеләр, әбисе уятып җибәргәндер инде ярдәмгә. Маһинур сеңлесе:

Син, апа, утырып кына тор, без үзебез, - диде.

Сеңлесе дә җиткән кыз булып килә, ут әертеп тора, буйга да Фатыйма апасы кебек озын булмакчы. Ни хикмәт, малайлар барысы да әтиләренә охшап, бәләкәй буйлылар. Маһинурның монда атлыгып эшкә килүе дә шул солдатлар иде бугай, аягы җиргә тимәде, үзе чырык-чырык көләргә генә тора - Фатыйма апасының капма-каршысы. Фатыйма сабыр холкы белән бүтән кызлар арасында да аерылып тора. Сеңлесе, өскә кияргә юк, кеше арасында оят, дип, укуын ташлады да колхозда вак-төяк эшкә йөри башлады, менә оле дә янып-көеп чабулый. Тышта сызылып таң ата гына өле, ә фермада эш инде кайнап тора, авыл шулай иртә тора. Маһинур тагын атылып килеп керде.

Апа, солдатлар килде. - Фатыйма дулкынлануын сиздермәскә тырышты, ә үзенең йөрәге тагын дөпелдәп тибәргә тотынды.

- Килсәләр соң, нигә аңа курсаланасың, - дигән булды.

Үзе сикереп торып нәрсәгә тотынырга, ул керсә, бүген үзен ничек тотарга белмәде. Ишектә зур салкын болыт белән олы гәүдә күренде. Фатыйма тагын тынсыз катып калды, аның хәлен йөзенә карап та укып була, шуны аңлап, башын аска игән булды. Каршысына килеп баскан ике аяк башта күзалдында пәйда булды, Фатыйма күз карашларын өскә кү гәрде, үзенә текәлгән борчулы карашлар белән очрашкач, тчендә нидер куырылып калды, йөрәге тибүдән туктагандай булды. Михман берсүзсез карап торды да ничек керсә, шулай чыгып та китте. Фатыйма дулкынлануын йөгәннәргә тырышты. Бөтен эшен ташлап, авызын ачып аларны күзәткән сеңлесе, апасына якынрак килеп:

Апа, чын, бөркеткә охшаган, - дип пышылдады, күрдеңме күз карашларын? Апа, ул сиңа гашыйк бугай.

Фатыйманың моңа бик тә ышанасы килә. Бөтен тәнен чорнап алган дулкынлануны ничек җиңәргә белмичә җәфаланды, тынычланырга өлгермәде, ишектә тагын салкын болыт өере белән озын гәүдә күренде. Янындагы бер кечкенә солдатны бәләкәй баладай җиңеннән тотып китереп, Фатыйма кырында калган урынга утыртты да Фатыйма алдына тезләнде. Михман Фатыйманың киез итекләренә үрелде. Фатыйма зур куллар кагылуга сискәнеп

 

китте. Михман, нәрсәдер сөйләнә-сөйләнә, Фатыйманың аягындагы киез итекне сак кына салдырды да итекне тәрәзәгә борып, эченә карады. Киез итекнең төбе тишек, эченә түшәлгән салам ямьсез булып тышка карап тырпаеп тора. Михман аны бәләкәй солдатка бирде дә нидер әйтте, аннан үзенең итек кунычын кыска калдырып кисеп алды да бәләкәй солдатка тоттырды.

- Аңлашылды, - диде бәләкәй солдат башын селкеп.

- Үтерә инде бу җен, хәзер төп салам. - Бәләкәй солдат башкорт егете булып чыкты, кесәсеннән без белән кара җеп чыгарды. - Кара инде бу алйотны, үзе нимәгә охшап калды, койрыгы киселгән әтәч кебек, - дип сөйләнә-сөйләнә, Фатыйманың киез итегенә табан салырга утырды. Бөтенесе эшләрен ташлап, бәләкәй солдатка текәлделәр. Михман мич арасындагы пычкыны алды да урамга чыгып китте. Бәләкәй солдатның ишек ябылу белән теле ачылды.

- Син белсәң, бер алйот бит алар кара кавказлар, үзе әйбәт егет, мине алай башкалардан кыерсыттырмай. Калганнар куркалар аннан, кушканны бер әйтүдә эшләмәсәң

- беттең, безнең сержант бит ул. Кара инде, кичә үгезне ничек кенә екты, ике мөгез уртасына бер генә типте бит әй, синең исемеңне каян белгән - Фатьма, Фатьма, дип торып йөгерде. Синең эшләр харап иде. Үзе дә шул нәсел үгезе чаклы бит, әй. Биргән бит Ходай кешегә буен да, йөзен дә, көчен дә. Эх, әллә миңа да шул Кавказга китәсе инде, буйга үсеп кайтыр идем. Аларның ашай торган берәй үләннәре бардыр ул, аңа әллә нинди үләннәр посылкада да килә. Безнең таулардагы юа белән балтырганның гына файдасы юк. - Солдат сөйләшергә яратучан булып чыкты. - Мин авылда бердәнбер итек ямаучы, монда да кайберәүләрнекен ямап бирәм, ул шуны күреп йөри бит. Үзенекен бозды, эченә кар кереп йөрер инде. Ярар, бу кавказлар һәрвакыт акчалы, өйдән дә әллә ниләр җибәрәләр аңа, барыбызны да сыйлый, алай саран түгел, менә рәхәтләнеп сөйләшеп кенә булмый, башкорт телен белми. - Солдат туктамый сөйләде дә сөйләде. Фатыйма һәм Маһинур бөтен эшләрен ташлап, һәр сүзен йотлыгып тыңладылар. Энесе солдатның эшен килеп утырып күзәтте.

- Өйрәнәсең киләме, өйрән әйдә, кустым, ипи-тозлык кына барыбер эшләргә була. - Ул ашыкмый гына аңлата- аңлата үзе текте, үзе сөйләде. - Бигрәк кеше җанлы кеше чыкты, синең итегең тишек икәнне каян белгән диген, ә? -

Фатыйманың итекләренә яхшылап олтан салып бетергәч:

Мә, еңгә, киеп ебәр әле, - диде.

Ни сөйлисең, мин нинди еңгә булыйм ди сиңа, - диде Фатыйма, колакларына чаклы кызарып.

Бездә хәзер кичәге хәлдән соң сине бөтенесе еңгә диләр, минем дус юкка гына үгез чаклы үгезне аударды мени? Белсәң, еңгә, ул куркулар! Абзар башына менеп киткәнемне сизми дә калдым, азак төшә алмый кычкырып утырдым, әлеге дус төшерде. Ну үзе миннән көлеп тә куйды күргәч. Ә сезнең авылның Әхтәме миннән да алда абзар башына менеп утырган иде, салам түбә ишелеп, аска төшеп китте, иң кызыгын күрми калды. Азак сезнең авыл егетләре үзен үртәп тә куйдылар, мин сиңа әйтим, ник кәләшеңне коткармадың, үгезгә ташлап качтың, дип, эчләре катып көлделәр. Ул да шул, мескен, минем буе гына, бәләкәй кешене бөтенесе мыскыл итәргә генә торалар. Еңгә, әйт әле, сиңа ошыймы минем дус? Ошыйдыр, еңгә, андый кеше ничек ошамасын ди, үзе берәү бит ул. Эх, менә телен генә аңлап булмый шул, син дә аңламыйсыңдыр инде, аңласаң, әллә ниләр сойләшер идегез, сез бик тә пар килеп торасыз, буегыз да бар. Мин исемемне әйттемме әле - Юлай булам. - Тагын әллә ниләр сөйләмәкче иде дә, Михман килеп басты, Юлай тиз-тиз эшләгән эшен аңлата башлады. Михман озак тел чарлап утырырга бирмәде. Фатыйманың аягына карап алды да Юлайны алып чыгып китте. Сеңлесе балалыгы беләнме, эчке хисләрен тыеп тора алмады.

Эх, апа, безгә шундый берәй җизни булса, әллә ниләр җимереп корыр иде, син дә бозау абзарында кунып ятмас идең, без дә өй кайчан өскә ишелә дип куркып утырмас идек.

Фатыйма эндәшми кала алмады.

Юкны сөйләмәче, безнең кеше түгел, телен белмибез.

Белмәсә, өйрәтер идек әле. Мине алам дисә, күзенә генә карап торырга да әзер.

Юкны сөйләшеп торма, бар, эш күп, - диде апасы.

Үзе эчтән генә уйлады: «Мин дә риза булыр идем дә ул, кем алырга тора соң әле безне? Бу дөнья без дигәнчә барса...» ('олдатлар тиз-тиз генә абзар эченә утын ташый башладылар, Михман буш стена буйларына, сәндерә асларына матур m en утынны өеп тутырды, Фатыйма берсүзсез генә аның ипләгәнен күзәтте, әйтерсең, уен уйный, эшне шундый матур, җиңел итеп эшли - караган саен карыйсы килә.

Шатлык бик аз булганга, шатлык дип атала, бәхет тә бик кыска булганга, бәхет дип атала, татлы бик аз эләккәнгә, бик тәмле була, бәхет дигәнең көтмәгәндә ничек килсә, шулай китеп тә бара. Төшке ашка бөтен ферма халкы кайтып бетә, солдатларны да бригада ашханәсенә алып китәләр. Фатыйманыкылар да кайтып киттеләр, ул ялгызы гына ягулы әшәк янына утырып, үзенә мәтрүшкәле чәй кайнатырга куйды, мәтрүшкә исе абзарның бөтен почмагына таралды. Фатыйманың бүген көн буе бите ут янды, хәтта колагы ут кызды, аягының сызлавын да онытып, үзалдына елмаеп, мичтә уйнаган ут ялкынын күзәтте. Михманны уйласа, шул ялкындай дөрләп яна. Сеңлесе хаклы, андый ир белән беркайда да югалмас иде дә бит. Шунысы кызык, ул бер нәрсәдән дә оялып-читенсенеп тормый, ни тели - шуны эшли, кеше ни әйтер дип тә уйламый. Коткарды, менә хәзер кайгыртып, аның барлык авыр эшләрен эшләп бетерде. Эх, шундый кеше белән җитәкләшеп, гомер юлын үтсәң иде дә бит. Барый абзыйлар исенә төште, балалары да юк, ә гомер буе бөтен кешегә үрнәк булырлык итеп яшиләр. Бала тапмыйсың дип, ташлап та китмәгән, димәк, мәхәббәт кавыштырган. Фатыймага унтугыз тулды, тагын бер-ике ел кияүгә чыкмый икән, ул инде карт кызлар рәтенә керәчәк. Ул йөрердәй егетләр күренми, эзләсәң, сәбәбе күп инде: чөнки озын, чөнки хәерче; аннан, әтисе кебек кечкенә, булдыксыз иргә үзенең дә чыгасы килми. Фатыйма бераз уйланып утырды да үзенә ачыш ясагандай булды. Булса, ире Михман кебек булсын - уңган да кайгыртучан да, ә булмаса, бөтенләй булмасын. Әнисе язмышы кирәкми аңа. Кемдер, бәлки, аны мескен дип карар - карасын, яшем узып бара дип, теләсә кемгә кияүгә чыгар хәле юк. Фатыйманың беренче тапкыр үз киләчәге турында уйлана башлавы иде. Аның тиңдәшләре кияүгә чыга, бала таба; белсәң иде, алар яратып чыктылармы икән соң, әллә инде утырып калудан куркыпмы? Аның бу турыда ничектер моңа чаклы бер дә уйланганы булмады. Ә бүген киләчәк турында уйлангач, анда Михманнан башкага урын юк иде. Фатыйма уйга чумып, абзар ишеге ачылганны да ишетмәде, уйлана-уйлана мәтрүшкәле чәен болгата бирде. Нәрсәдер күз алдына китереп, үзалдына елмаеп утырганда, каршысына Михман килеп чүгәләде, ул аны күргәч тә елмаюдан туктамады, әйтерсең, көткәне эштән кайткан. Берсүзсез сөтле мәтрүшкә чәен иске генә касәсенә салып, Михманга сузды, егетнең зур куллары Фатыйманың касәле кулын учына алды. Мәтрүшкәле чәйне ашыкмыйча гына берничә йотты, аннан Фатыйманың иреннәренә китерде, калган чәйне Фатыйма да берсүзсез эчеп бетерде. Алар бер- берсенә сихерләнгәндәй карап утыра бирделәр, күзләр күпне сойлиләр, сүзләр дә кирәкми икән. Михман Фатыйманың кулларын кабат үзенең җылы учына алды, шул мизгелдә икесе дә яшен суккандай катып калдылар. Фатыйманың күзаллары томанланып китте, үзенең хәленнән оялыпмы, куе керфекләрен аска төшерде, бит очлары чокырайды. Егет түзмәде, йомшак кына итеп аның кулларын кысты, ахрысы, аның да башы әйләнә иде бу тыйнак сөйкемлелектән.

Эх, яшьлек, син үзең сихерче карчык, серле сандык, язгы ташкын, җил-бураннар уйнатасың. Ишектә Юлай күренде, Фатыйма тиз генә кулын тартып алды.

- Фатыйма еңгә, без китәбез, бүтән килмибез, бүген соңгы көн. Аңлата алмый инде ул сиңа, еңгә, бик моңсулап калма, без язга тагын килербез. Мин аңа аңынчы бәлки безнеңчә сөйләшергә дә өйрәтермен, син түз инде язга чаклы, шунда тагын очрашырсыз.


Дата добавления: 2015-11-26; просмотров: 61 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.014 сек.)