Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Суфыйчылык - суфизм

Читайте также:
  1. Уже в VII—VIII вв. в исламе начинает выделяться мистическое направление — суфизм. Предшественниками суфиев были аскеты — захиды.

Автор:

Зыя Камали

Чыганак/источник:

«Дини тәдбирләр», 60 б.

Оригинал:

Татарча:

“Ягъни Ислам динендә ишанлык-тасаввуф (суфыйчылык) дигән нәрсә юктыр. һич курыкмаенча кабатлап әйтәм: Ислам динендә ишанлык юктыр! Аллаһ өйрәткән Ислам дине ишанлыктан пакьтыр. Инде динебездә булмаган бер мәсъәлә белән гөнаһсыз балаларыбызның йөрәген агуламак иң бөек җинаяттер. Әлбәттә, ишаннар-суфыйлар каршыма чыгарлар, кәфер, зиндыйк исемен тагарлар... Ләкин хаклыкны сөйләгәнем өчен ишеткән һәр авыр сүз, минем өчен ләззәтледер, җиңелдер”.

 

Автор:

Ризаэтдин Фәхретдин

Чыганак/источник:

«Җәвәмигуль-кәлим шәрхе» стр. 60

Оригинал:

Татарча:

Бу соңгы вакытларда Ислам дөньясында мөридлек, шәехлек таралды. Болар үзләрен “тәсаувыф”ка нисбәт бирәләр[19], вә шул җәһәттән үзләрен “әһле тәсаувыф” дип йөртәләр. Электән мәдрәсәләрдә торып, игътикадларын дөресләгән вә соңыннан булса да, Коръән, Сөннәт гыйлемнәреннән хәбәрдар булып, үз хәлләрен үлчи белерлек кодрәтләре булган адәмнәргә сүзебез юк. Алар үз эшләрен үзләре белерләр. Ләкин авылларда вә шәһәрләрдә торучы вә үзләре әйткәнчә “ишаннарга тапшырылучы” надан халыклар хакында гомуми сурәттә бер-ике җөмлә язарга кирәк.

Надан халык арасында ишанга тапшырылу вә шул мөнәсәбәттә ят вә гаҗәп гакыйдәләр таралуы вә авыллардан-авылларга, йортлардан-йортларга күчүе, инкяр итәрлек дәрәҗәдән узганлыгы мәгълүм. Аллаһу Тәгаләне шушы баш күзе белән күрү, Рәсүлүллаһ хәзрәтләре белән турыдан-туры сөйләшү, ишаннарга яшерен галәм беленеп тору вә мөридләрнең күңелләрендә булган фикерләр ишаннарга мәгълүм булу, шәехләрнең тәкъдирләргә хуҗа булу вә үлем вакытларында мөридләрнең хозурларына килеп җитүләрен дөрес күрүләр; бер шәех мөридләре ир вә хатыннар, карт вә яшьләр, гомумән, мәхрәм булып катнашу, ишанга тапшырылмаган имамнарга оеп намаз укудан тартыну вә шәехләргә тапшырылмаган кешеләрне ахирәттә һәлак булучылардан санау, ишаннарның хезмәтләрендә йөрүчеләр һәртөрле дини җаваплылыклардан азат дип белү, намаз укыган вакытта ишанның сурәтен күңелдә тоту вә шуның кебек гакыйдә вә гамәлләр Ислам дине белән бөтенләй туры килмәсә кирәк. Хәлбуки, мөридләрнең наданнары арасында бу нәрсәләр бик таралган. Надан мөридләр хакындагы маҗаралар, фикер вә гакыйдәләр язылмый тора, әдәбиятыбызга керми, әгәр дә сәләтле адәмнәр тарафыннан язылып барылса вә китап итеп матбугат дөньясына таралса, бик дәһшәтле нәрсәләр мәйданга чыгачак.

Авылларның берсендә кырык ел имам булып торучы бер мөрид: “Инде безнең хәзрәт (үзенең шәехе була) мөридләрен Рәсүлүллаһ дәрәҗәсенә җиткерергә тырыша”, — дигәненә каршы: “Соң, хәзрәт үзе шул дәрәҗәгә җиткәнме?” — дигәннәр. Мөрид: “Инде үзе әллә кайчан үткән!” — дип җавап биргән. Гомуми аш мәҗлесендә булган бу вакыйга хәбәрен бик аз арадашчы белән генә ишеттек.

Бүген сәламәт булган бер имам үзебезгә ошбу маҗараны сөйләде: “Урамнан барганымда бер мәчет картыбызның көлтә төягән арбада ат яныннан карчыгы белән икесенең тартышып барганнарын күрдем дә: “Улың белән киленең кайда?” — дидем. “Алар фәлән кешедә сөхбәттә, ашарыбызга беткән иде, арыш алып кайтып карчык белән икәү сугабыз”, — диде. Эшемне ташладым да фәлән кешегә бардым, япь-яшь ирләр вә хатыннар, угыллар вә киленнәр түгәрәк ясап утыралар, ишан хәзрәтнең бер хәлифәсе килгән икән, шуның белән сөхбәт итәләр...” Вакыйганың моннан соңгысын күчерү муафикъ түгел.

Мондый гакыйдә вә мөгамәләләргә бераз гына булса да шәригать кагыйдәләрен белгән ишаннар вә шәехләр үзләре дә риза булмасалар кирәк. Бигрәк тә, моңа охшаган эшләр хакыйкый “тәсаувыф” әһелләре түзеп тора торган хәлләр түгел. Шуның өчен ишаннар вә шәехләр бу турыда берәр төрле чара күрерләр, каш төзәтмәк булып күз чыгару тиешсез эш булса, тәсаувыфка кертеп, иманнан аеру да тиешле булмас. Халык арасына “тәсаувыф” таратудан әһле ислам һичвакытта хәер күрмәде, моннан соң гына хәер күрүе бик шөбһәле.

Халыкка туры юлны күрсәтү максат булса, аларга олуг вә дөрес юл белән иман вә игьтикад, хәрам вә фарызларны белдерергә, фарыз гамәл рәвешләре һәм дә мөселманнар арасында саклануы ләзем булган хаклар белән таныштырырга тиешле. Юкса, мәгънәсе беленмәгән аңлатмалар, күп кешеләрнең зиһеннәре ирешерлек булмаган рәсми гадәтләр халыкны яхшы юлга алып бармый. Бу аларның көчләре җитәчәк эшләрдән түгел. “Кешеләргә алар аңлый торган нәрсәләрне генә сөйләгез”, “Берегез дә берәр кавемгә алар аңламый торган нәрсәләрне сөйләмәсен, югыйсә фетнә булачак”, икәнлеге мәгълүм.

Бер эшне гөнаһ вә кимчелек икәнлеген белеп эшләү белән тарикать вә тәсаувыф исеменнән эшләү арасындагы аерма җир белән күк арасындагы аермадан ерак. [208] “Мин бер гөнаһлы бәндәмен, өстемә йөкләнгән фарыз вә ваҗиблардан хәбәрсез торсам, әлбәттә, яхшы булмас. Шуның өчен үземә юлбашчы кылып бер шәехкә тапшырылсам вә шуны үземә мөршит итеп тотсам, ничек булыр?” — дип сораучыга мөфти Мөхәммәд Габдүһ[20] хәзрәтләре шулай җавап биргән:

“Бу тәкъдирдә бер мөршиткә тапшырылу ләзем. Мин сиңа мөршит эзләү юлын күрсәтәм: үзең белгән кадәр гамәлләреңне ихлас белән кылырга тырыш, күңелеңә берәр төрле шөбһә төште исә, һич кичектермә, үзеңнән артык белүчеләрдән сора! Кеше хакы, адәмнәрне рәнҗетү, хәрам вә ялган сөйләү вә хыянәт кылу хәрам. Ураза вә намаз, зәкят фарыз икәнен вә дә тугрылык вә әманәт, хәер эшләргә вә фәкыйрьләргә ярдәм кылу тиешле булуын беләсең, ошбу тиешле эшләргә чын күңелең белән дәвам кыл. Ихлас булса, аз гамәл дә бәрәкәтле булыр. Ихлас сәбәпле Аллаһу Тәгаләнең ризалыгы табылыр, тырышучыларны Аллаһу Тәгалә хак юлга күндерү белән вәгъдә кыла. Рәсүлүллаһ хәзрәтләре “Белгәне белән гамәл кылучыларның белмәгән нәрсәләрен дә Аллаһу Тәгалә белдерер”, — дигән. Шушы эшләр өчен мөршитнең (ишанның) кирәге юк. Чын мөршитләр бик сирәк булганлыктан, аларны табу бик мөшкел. Шулай була торып та, берәр ишанга тапшырыласың килсә, дин белән сәүдә итми торган кешене эзлә! Сине мөрид вә үзен мөршит белеп, садака алыр өчен сиңа кул сузган адәмне үзеңә мөршит итмә! Андый кул мөршит кулы түгел, бәлки динен кибет итүченең кулыдыр.”

* * *

Сүзнең кыскасы, авылдагы эш кешеләре вә, гомумән, надан халыкларның “тәсаувыф” белән шөгыльләнүләре, “күңел сабагы” артыннан йөреп, үзләренә фарыз булган гамәлләрдән мәхрүм калулары “Көчегез җитәрлек эшләрне генә алыгыз” дигәнгә муафикъ эшләр түгел.

Бер мәчеттә икенде намазы укып чыкканыбыздан соң шул мәхәлләнең бер кешесенә: “Гаҗәп иттем, кергән бер кеше нәфел намазы укый”, — дигән идем. “Аның каравы, алар мәчеттән башка җирдә фарызларны укымыйлар, базардан аракы эчеп исереп кайталар!” — дип җавап бирде.

Бу хакта язачак сүз күп, ләкин болары да җитәр, бәлки артык та булгандыр. Хата кылган булсак, Аллаһу Тәгалә гафу итсен. “Ий, Раббыбыз! Безне ярлыкавыңны сорыйбыз. Без Сиңа әйләнеп кайтабыз”.[21]

 

 


Дата добавления: 2015-07-08; просмотров: 231 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: КАБЕРЛЕКЛӘРДӘ КОРБАН ЧАЛУ – ЖЕРТВОПРИНОШЕНИЯ НА МОГИЛАХ | Хуҗалар тавы хакында. | СПОДВИЖНИКИ В БУЛГАРЕ-САХАБӘЛӘРНЕҢ БОЛГАРГА КИЛҮЕ | МӘЕТ АШЛАРЫ УЗДЫРУ - ПОМИНКИ | ИБН ТӘЙМИЯ – ИБН ТАЙМИЯ | НАМАЗ АРТЫННАН ЗИКЕР-ЗИКРЫ ПОСЛЕ НАМАЗА | МӘЗҺӘБ ВӘ ИҖТИҺАД – МАЗХАБ И ИДЖТИХАД | Безләрдә Әһле Сөннәт бармы? | Мурасәлә вә мухабәрә” бүлеге. | Без дней рождения |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Преобразование Рождества| ТӘКФИР-ТАКФИР

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)