Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Мурасәлә вә мухабәрә” бүлеге.

Корыч: Мәүлиден-нәбине (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәзерге заманда Русия мөселманнары да кылалар, мәүлид мөнәсәбәте илә мәдрәсәләрдә тәгътыйл дә була. Бу сәнә галимнәр арасында бу тугрыда низаглар күренгәләде. Бәгзеләр өммел-мөэминин Гайшәдән (разыяллаһу ганһа) риваят кылынган: “Мән әхдәсә фи әмринә һәзә мә ләйсә минһү фәһүә раддун” (Безнең бу динебезгә аңа катышы булмаган нәрсә уйлап чыгарса, ул эш кабул булмас) хәдисе илә дәлилләп мәүлид гамәлләре мәрдүд диделәр. “Кырык хәдис”нең бишенче хәдис шәрхендә “Фәтхел-мөбин” авторы Әбү Шәмә дигән заттан күчереп моны яхшы бидгаткә керткән. Безгә кирәк нәрсә фәкат шул гына: мәүлид хакында сәхабәләр әсәре бармы? Әсәр сәхабә булса нинди бидгатькә кергән? Искә алынган Әбү Шәмәнең кем икәнлеге мәгълүмме; мәгълүм булса шуның хакында азгына булса да язсагыз иде. “Шура”да бастырып безнең шигебезне таратуыгызга өметләнәбез.

 

Шура: Мәүлиден-нәби хакында 3 нче том 1910 елда “Шураның” 69 нчы битендә ошбу җөмләләр бар: “Һиҗрәттән соң өч гасыр үтте вә шушы мөддәт эчендә Ислам әһле мәүлид бәйрәмләре ясау түгел, хәтта аның исеме дә булмады. Хафиз ибн Хәҗәр:

“أصل عمل المولد بدعة لم تنقل عن السلف الصالح من القرون الثلاثة، ولكنها مع ذلك اشتملت على محاسن وضدها، فمن تحرى في عملها المحاسن وتجنب ضدها كانت بدعة حسنة ومن لا فلا”

(Мәүлид уздыру нигездә бидгат эш, өч изге борынгы буыннан күчерелмәде. Ләкин шулай булса да ул үз эченә яхшысын да, яманын да алган. Аны уздыруда яхшылыкны булдырырга тырышса һәм капма-каршысыннан сакланса – ул вакытта яхшы бидгат була, юк исә, булмый) димештер.

Хакыйкәттә сәхабәләр вә тәбигыйннар гасырында мәүлид бәйрәме ясау булса иде, мәүлид көне Корбан вә Фитр гаетләренең көннәре кебек билгеләнеп калган булыр, сира язучылар да мәүлид көне хакында бу дәрәҗәдә каршылык кылмаган булырлар иде. Риваятләргә күрә иң элек мәүлид бәйрәме ясаучы Ислам хөкемдары Ирбил падишаһы булган Күкбүре булды (630 елда вафат). 3 нче том “Шура”дан күчергән сүзебез ошбудыр.

Соңгы номер “Шура”да биографиясе язылган Фәдәкыйның остазы Салих Йәмәни үзенең бер әсәрендә ошбу эчтәлекле сүз сөйли: “Мәккә Мөкәррәмәдә булган бидгатләрнең иң зурларыннан мәүлид бәйрәме ясаудыр. Пәйгамбәребезгә сәхабәләрнең ихлас вә мәхәббәтләре һәр кемнең ихлас вә мәхәббәтеннән артык иде, үз араларында пәйгамбәребезнең булуы өчен әйтеп булмаслык дәрәҗәдә шатланалар иде ввә ләкин шәригать чикләрен саклау турысында кайгыртучанлыклары камил булу сәбәпле мондый бәйрәмнәр ясамадылар. Мондый бәйрәмнәр Тәүрат вә Инҗил әһелләре тарафыннан уйлап чыгарылды. Бу Мәккә халкы рәҗәп вә шәгъбән айларында да бәйрәм ясыйлар. Монда торуыбызга өченче ел, һаман да яңа бәйрәмнәр чыгып торадыр”.

Мәүлид бәйрәмен ясауны гыйбадәт вә дини бер гамәл дип санаса, бу эш, шөбһәсез, бидгатьтер. Безнең гаҗиз фикеремезгә күрә бидгатьнең яхшысы юк. Мөхтәрәм шәригат иясе бәян кылуына туры килгәнчә – “Һәр бидгать адашудыр”. Пәйгамбәребезнең сүзенә каршы һич бер адәмнең сүзен кабул итмибез. Расүлүллаһ сүзеннән вә аның хөкеменнән башка сүзләрне вә хөкемнәрне танымыйбыз. Вә әгәр дә мәүлид гамәлен дини гыйбадәт вә шәригать тарафыннан әмер ителгән гамәл дип санамаса, ул вакытта бер мөбах эш кенә булып каладыр. Мөбах эшне кылудан әлбәттә тыю юк. Сүзнең кыскасы ошбудыр: адашу булган бидгатькә керү ихтималы булуыннан, мәүлид бәйрәмен дини эш дип кылырга ярамый. Әмма дөняви вә гадәти һәм мөбах эшләр җөмләсеннән шәригать хөкемнәренә күрә тыю күрелми. Шуның өчен бу мәсъәлә хакында низагъ кылулар муафыйк эш түгел. Бәйрәм ясаучыга да, ясамаучыга да кагылырга урын булмаса кирәк. Һәр кем үз инануына күрә гамәл кыла бирсен...”.

 

Автор:

Мухаммад Анвар-шах Кашмири

Чыганак/источник:

«Аль-Урф аш-шазий шарх сунан ат-тирмизи», 2/38

Оригинал:

Татарча:

По-русски:

“Упомянутый нами хафиз Ибн Дихья - это автор книги «Ат-Танвир…», написанной им в поддержку маулида. Но нужно сказать, что маулид распространился только около 600-го года в эпоху султана города Ирбиль. Однако этот маулид не имеет никакого основания в пречистом Шариате! Так что негоже такому ученому, хафизу, знатоку хадисов писать книги об этом новшестве”.

 

Автор:

Муфтий Мухаммад Таки Усмани.

Чыганак/источник:

Аль-Балаг (Перевод Аскимам.ру)

Оригинал:

Татарча:

По-русски:


Дата добавления: 2015-07-08; просмотров: 161 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Хәлим Мәҗидов | ВАҺҺАБИЛЫК-ВАХХАБИЗМ | БОЛГАРГА, БИЛӘРГӘ Я КАБЕРЛӘРГӘ БӘРӘКӘТ ЭЗЛӘП БАРУ – ПОЕЗДКА В БУЛГАР, БИЛЯРСК ИЛИ НА МОГИЛЫ С ЦЕЛЬЮ ОБРЕТЕНИЯ БЛАГОСЛОВЕНИЯ | КАБЕРЛЕКЛӘРДӘ КОРБАН ЧАЛУ – ЖЕРТВОПРИНОШЕНИЯ НА МОГИЛАХ | Хуҗалар тавы хакында. | СПОДВИЖНИКИ В БУЛГАРЕ-САХАБӘЛӘРНЕҢ БОЛГАРГА КИЛҮЕ | МӘЕТ АШЛАРЫ УЗДЫРУ - ПОМИНКИ | ИБН ТӘЙМИЯ – ИБН ТАЙМИЯ | НАМАЗ АРТЫННАН ЗИКЕР-ЗИКРЫ ПОСЛЕ НАМАЗА | МӘЗҺӘБ ВӘ ИҖТИҺАД – МАЗХАБ И ИДЖТИХАД |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Безләрдә Әһле Сөннәт бармы?| Без дней рождения

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)